Шушы көннәрдә Башкортстан юлдаш телевидениесында билгеле актер һәм режиссер, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, С. Юлаев һәм Г. Сәләм исемендәге премияләр лауреаты Габдулла Гыйләҗев истәлегенә багышланган “Вакыт куласасы” тапшыруы яздырылды.
Габдулла Габдрахман улы озак еллар дәвамында
Уфа сәнгать училищесында һәм Уфа дәүләт сәнгать институтында укыткан кеше буларак, республикада күпсанлы талантлы актерлар тәрбияләп үстергән, артистларга канат куйган, күп театр традицияләренә нигез салган олы шәхес.
Габдулла Гыйләҗевның укучылары “Нур” театрында да хезмәт итә һәм тапшыруны төшерүдә аларның берсе – Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Мөхәммәдиева да катнашты. Ул алып баручы тележурналист Янис Рамазанов һәм башка билгеле шәхесләр белән остазы хакында бик җылы әңгәмә корды.
Тапшыру тиздән эфирга чыгачак. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.