✨ Шушы көннәрдә Уфа «Нур» татар дәүләт театрында Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллегенең «Төп кунак» / «Текә татар» популяр проекты кысаларында аншлаг белән иҗади очрашу узды. Проектның авторы һәм алып баручысы Гөлшат Сафина театрның баш режиссеры, Башкортстанның халык артисты һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Җиһаншинны кунакка чакырды.
Кичә чын-чынлап җылы һәм эчтәлекле булды. Алып баручылар һәм тамашачылар һөнәрнең нечкәлекләре, заманча мәдәниятнең җәмгыятькә тәэсире һәм сәнгать аша милли традицияләрне саклауның мөһимлеге турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Илсур Ихсанов кунакларны сәламләде, мәдәни элемтәләрне ныгытуда мондый очрашуларның аеруча әһәмиятле булуын билгеләп үтте.
Бу кичә тамашачыларга баш режиссерны яңа, көтелмәгән яктан күрергә һәм театрның сәхнә генә түгел, ә халыкны берләштерә торган тере аралашу урыны икәнлеген тагын бер кат тоярга мөмкинлек бирде. 💯
✨ На днях в Уфимском государственном татарском театре «Нур» с аншлагом прошла творческая встреча в рамках популярного проекта Представительства Всемирного конгресса татар Республики Башкортостан — «Төп кунак» / «Текә татар». Автор и ведущая проекта Гульшат Сафина пригласила в гости главного режиссёра театра, народного артиста Башкортостана и заслуженного деятеля искусств Татарстана — Азата Зиганшина.
Вечер получился по-настоящему тёплым и содержательным. В непринуждённой атмосфере ведущие и зрители говорили о тонкостях профессии, о влиянии современной культуры на общество и о том, как важно сохранять национальные традиции через искусство.
Постоянный представитель Республики Татарстан в Башкортостане Ильсур Ихсанов поприветствовал гостей, отметив особую значимость таких встреч для укрепления культурных связей.
Этот вечер позволил зрителям увидеть главного режиссёра с новой, неожиданной стороны и ещё раз почувствовать, что театр — это не только сцена, но и живое общение, объединяющее людей. 💯