💫 2026 елның 26 апрелендә Башкортстан Республикасы милли-мәдәни мөхтәрияте Уфа “Нур” татар дәүләт театры белән берлектә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 ел тууына арналган XIV Бөтенрусия «Тукай моңнары» фестиваль-конкурсы финалын уздырды.
«Нур» театры үз сәхнәсендә республиканың барлык төбәкләреннән яшь талантларны җыйды. Катнашучылар Россия халыкларының төрле телләрендә шигырьләр укыдылар һәм Тукай поэзиясенең чикләр белмәвен, мәдәниятләр арасында күпер булып торуын расладылар.
🌹Финалистлар дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр. Чараның тантаналы өлеше шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу һәм театр артистларының музыкаль-шигъри чыгышын үз эченә алды. Кичәдә милли-мәдәни мөхтәриятнең совет рәисе Римма Үтәшева дә катнашып, конкурсантларга һәм бәйрәмгә килүчеләргә иң җылы сүзләрен һәм теләкләрен җиткерде.
Зур шигърият бәйрәме Габдулла Тукай иҗатының чикләр белмәвен, күп буыннар өчен актуаль һәм яраткан булып калуын тагын бер кат раслады. ❤
___________________________________
💫 26 апреля 2026 года Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан совместно с Уфимским государственным татарским театром "Нур" организовали XIV Всероссийский фестиваль-конкурс чтецов «Тукаевские напевы», посвящённый 140-летию великого поэта Габдуллы Тукая.
Театр «Нур» объединил на своей сцене юные дарования со всей республики. Участники читали стихи на разных языках народов России, доказывая, что поэзия Тукая не знает границ и служит мостом между культурами.
🌹 Финалисты были отмечены дипломами и призами. Торжественная часть мероприятия включала церемонию возложения цветов к памятнику поэта и музыкально-поэтическое представление артистов театра. С поздравительным словом к конкурсантам и гостям обратилась Председатель Совета Региональной национально-культурной автономии татар Республики Башкортостан Римма Амировна Утяшева.
Этот масштабный праздник поэзии ещё раз доказал, что творчество Габдуллы Тукая не знает границ и остаётся актуальным и любимым для многих поколений. ❤