✍️ 23 апрельдә Язучылар йортында популяр язучы Зифа Кадыйрова белән очрашу үтте. Ул Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе, “Тулпар” республика яшьләр журналы һәм УФТУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы белән берлектә оештырылды.
Икенче тапкыр үткәрелгән бәхәс клубы катнашучылары “халык китап укыймы” дигән көнүзәк темага фикер алышты.
📜 Чара Зифа Кадыйрованың тормыш һәм иҗат юлы турында бәяннән башланып китте. Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов Зифа Әфделвәли кызына оешма исеменнән рәхмәт хаты һәм чәчәкләр гөлләмәсе тапшырды. Аның әсәрләрен безнең республикада да яратып укуларын, китаплары тиз арада сатылып бетүен билгеләде. Аның иҗаты укучылар йөрәгендә җанлы яңгыраш табуын һәм рухи кыйммәтләрне, мәдәни мирасны баетуын ассызыклады.
Язучының әсәрләре халыкта гына түгел, мәдәният өлкәсендә дә зур популярлык казанган. Аның проза әсәрләре театрлар тарафыннан бик яратып эшкә алына. Шуңа да программада “Нур” театрының чыгышы иң төп урынны алып торды. Чарада Башкортстан һәм Татарстанның Халык артисты Резида Фахруллина, Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган артистлары Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина, Дамира Сәетова, Башкортстанның халык артисты Резида Зарипова, Башкортстанның атказанган артистлары Чулпан Раянова, Зөһрә Шәрәфетдинова һәм Айсылу Гомәрова катнашты. театрның әдәби-драматургия бүлеге җитәкчесе - Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлнур Заһидуллина театрның автор белән хезмәттәшлеге турында сөйләде, проза иҗатының гаять тетраль булын, әсәрләрендә драматургия элементлары ярылып ятуын билгеләде. Шуңа дәлил итеп бүгенге көндә репертуарда зур уңыш белән барган “Фатыйма” (реж. – А. Җиһаншин) һәм “Урланган яшьлек” (реж. – И. Вәлиев) спектакльләреннән өзекләр күрстәтелде. Өзекләрдә Чулпан Раянова, һәм Миңнинур Сәитова-Гыйзәтуллина, Зөһрә Шәрәфетдинова катнашты.
😍 Шуны да билгеләп үтәсе килә, “Фатыйма” спектакле быел Россиянең алтын театраль фондына, иң яхшы сәхнә әсәрләре исемлегенә кертелде. Бу театр коллективы өчен зур мәртәбә!
Коллективның чарадагы чыгышы - киләчәктә дә автор белән иҗади дуслык дәвам итсен, тамашачылар өчен яңадан-яңа сәхнә әсәрләре туып торсын дигән теләктә калды. 👏