✨25 апрельдә Зур зал фойесында «Пушкин, Тукай, Кәрим» Республика балалар рәсемнәре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү узды. Анда бөтен республикадан яшь талантлар катнашты. Рәсемнәрдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай шәхесе һәм иҗаты белән бәйле якты мизгелләр сурәтләнгән иде.
💥 Конкурсны Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары ярдәмендә Башкортстан татарларының төбәк-мәдәни автономиясе оештырды. Бүләкләү тантанасын автономия әгъзасы Фидрат Монасыйпов уздырды.
Шул ук вакытта башка залда балалар һәм аларның әти-әниләре Тукай поэзиясе белән танышалар. Алып баручылар Гөлназ Мөхәммәдиева һәм Айнур Баянов белән җылы, эчкерсез әңгәмәдә балалар шигырь укый белүләрен күрсәтте.
🧧Әлеге Туган тел бәйрәменең идея илһамчысы, «Татар гаиләсендә — татар баласы» проекты авторы Гөлфия Шәвәлиева. Нур театры белән берлектә үткәрелгән "Татар телен өйрәнәм" викторинасында балалар туган тел һәм Тукай иҗаты буенча сорауларга җавап бирделәр. Иң актив катнашучыларга әсбапның авторы Гөлфия Шәвәлиева акчалата бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләр арасында "Нур" театрының татар балалар студиясенә йөрүчеләр дә булды. Автор студиягә костюмнар алыр өчен аерым ачалата бүләк тә тапшырды.
🎭 Бай программадан соң барлык кунаклар кече залга Габдулла Тукайның билгеле әсәре буенча куелган «Шүрәле» спектаклен карарга киттеләр. Куелышның режиссеры-Руслан Бельский.
____________________________
✨ В эти дни театр «Нур» стал настоящим центром притяжения для одарённых и творчески развитых детей!
25 апреля в фойе большого зала прошло награждение победителей республиканского конкурса детских рисунков «Пушкин, Тукай, Карим». В нём приняли участие юные таланты со всей республики. На рисунках были запечатлены яркие моменты, связанные с личностью и творчеством великого татарского поэта Габдуллы Тукая.
💥 Организатором конкурса выступила Регионально-культурная автономия татар Башкортостана при поддержке Министерства просвещения и Министерства культуры Республики Башкортостан. Церемонию награждения провёл член РНКАТ РБ Фидрат Мунасипов.
В это же время в другом зале дети и их родители знакомились с поэзией Тукая. В тёплой, задушевной беседе с ведущими Гульназ Мухаммадиевой и Айнуром Баяновым ребята демонстрировали знание стихотворений.
🧧Идейный вдохновитель этого праздника родного языка, автор проекта «В татарской семье — татарский ребёнок» Гульфия Шавалеева наградила самых активных участников обучающими тетрадями и денежными призами.
🎭 После насыщенной программы все гости отправились в малый зал на просмотр спектакля «Шурале» по знаменитому произведению Габдуллы Тукая. Режиссёр постановки — Руслан Бельский.