💫 Бу көннәрдә театрда «Нур» мәктәп-студиясендә тәрбияләнүчеләрнең йомгаклау чаралары узды. Быел үзенең биш еллык юбилеен билгеләп үткән татар төркеме тамашачыларга Евгений Шварцның «Югалган вакыт турында» әкияте буенча кечкенә спектакль тәкъдим итте. Төркемнең сәнгать җитәкчесе, сөйләм техникасы буенча педагог Айгөл Юлъякшина әкиятне тәрҗемә иткән һәм инсценировкасын язган. Актерлык осталыгы буенча педагог, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Мөхәммәдиева спектакльнең режиссеры булган.
Музыка һәм хореография бүлекләре җыр һәм бию буенча педагоглар, Башкортстанның атказанган артистлары Лина Ганиева һәм Чулпан Раянова тарафыннан әзерләнгән. Тамашадан соң студиячеләрне Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Татарстан Республикасының Башкортстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Регина Ильина, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе урынбасары, «Кызыл таң» газетасының баш мөхәррире Фаил Фәтхтдинов балаларны юбилейлары белән котлады.
🎁 Хөрмәтле кунаклар студиягә грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар, ә Айгөл Юлъякшина үз чиратында балаларга үсү мөмкинлеге булдырган театрның директоры Фирзәт Габидуллинга, педагогларга, ата-аналарга һәм чараны оештыруда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерде. Шулай ук җырчы, композитор һәм алып баручы Гөлфия Шәвәлиева үзенең бүләкләре һәм акчалата презенты белән студиячеләрне сөендерде. Төркем уку елын япты һәм балаларны сентябрьдә көтә. 🙌
___________________________________________
💫 В эти дни в театре прошли отчётные мероприятия воспитанников театральной школы-студии «Нур». Татарская группа, которая в этом году отметила свой пятилетний юбилей, представила зрителям сказку по мотивам произведения Евгения Шварца «Сказка о потерянном времени». Перевод и инсценировка сказки — художественного руководителя группы, педагога по технике речи Айгуль Юльякшиной. Педагог по актёрскому мастерству, народная артистка Башкортостана, заслуженная артистка Татарстана Гульназ Мухаммадиева выступила режиссёром постановки. Музыкальная и хореографическая части подготовлены педагогами по вокалу и хореографии, заслуженными артистами Башкортостана Линой Ганеевой и Чулпан Раяновой.
🎁После представления студийцев поздравили с юбилеем представитель Всемирного конгресса татар в Башкортостане Альфред Давлетшин, заместитель полномочного представителя Республики Татарстан в Республике Башкортостан Регина Ильина, заместитель председателя Совета национально-культурной автономии татар Башкортостана, главный редактор газеты «Кызыл таң» Фаиль Фатхетдинов. Уважаемые гости вручили студии грамоты и подарки, а Айгуль Юльякшина в свою очередь поблагодарила руководство театра в лице директора Фирзата Габидуллина, педагогов, родителей и всех неравнодушных за помощь в организации мероприятия.
Также своими подарками и денежным презентом порадовала студийцев певица, композитор и ведущая Гульфия Шавалеева. Группа закрыла учебный год и ждёт студийцев в сентябре. 🙌