Безнең «Әлифба: Хәрефләр дөньясында» спектакле (режиссёры Лилия Әхмәтҗанова) «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә «Тантана» театр премиясенә лаек булды😍
Спектакльнең иҗат төркемен, артистлар Энҗе Яруллина, Фернат Насыйбуллин, Ләйсән Большованы һәм театрыбызны бу мәртәбәле премия белән тәбрик итәбез!
«Әлифба» - безнең өчен бик кадерле спектакль! Аны куярга мөмкинлек биргән өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә һәм Марат Әхмәтовка, Татарстан Республикасы Дәүләт советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетына һәм аның җитәкчесе
Айрат Зариповка, Мәрҗани фондына рәхмәтебезне белдерәбез!
Театр көнендә менә шундый зур бүләк🎉
#кариев36сезон #кариевтеатры #театркариева #тантана #әлифба #алифба
Наш спектакль «Алифба: В стране букв» только что получил премию «Тантана» в номинации «Лучший спектакль для детей»😍
От всей души поздравляем наших артистов, режиссёра Лилию Ахметзянову и всю творческую группу спектакля!
Энже Яруллина
Фернат Насибуллин
Лейсан Большова
Лилия Нурель