💛15 апрель - театрыбызның яшь артисты Фирзәр Галимовның туган көне.
Ул бу сезонда, Фәрит Бикчәнтәев курсын тәмамлап, театрыбызга килгән яшь артистларыбызның берсе. Әлеге курс труппага килеп кушылу белән җиң сызганып эшкә кереште. Фирзәрне тамашачыларыбыз инде төрле рольләрдә күреп өлгерде. Киләчәктә әле ул рольләр исемлеге тагын да баер, тулыланыр.
Кадерле Фирзәр!
Уңышларың күп булсын, якты хыялларың, һичшиксез, тормышка ашсын! Һәрвакыт алга бар, максатларыңа юл яр! Сау-сәламәт һәм бәхетле бул!
Туган көнең белән!🥳