✨Кичә Самарада Камал театры гастрольләре башланды.
Максим Горький исемендәге Самара Академия драма театры сәхнәсендә Илгиз Зәйниев әсәре буенча Айдар Җаббаров сәхнәләштергән театрның иң популяр спектакльләренең берсе - "Ситса туй" комедиясе күрсәтелде. Бүген исә самаралыларга театр Рөстәм Галиуллин әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган "Көзге кайтаваз" спектаклен тәкъдим итә.
✨Вчера в Самаре открылись гастроли театра Камала. На сцене Самарского Академического театра драмы имени Максима Горького камаловский при полном аншлаге сыграл одну из самых своих популярных постановок - "Ситцевую свадьбу" Ильгиза Зайниева в постановке Айдара Заббарова. Сегодня самарскому зрителю театр представит комедию "Осенний отголосок" Рустема Галиуллина в постановке Фарида Бикчантаева.