✨ Бүгенге иртәнге аш бик кызу узды: күз яшьләре белән, әти-әниләрне искә төшереп, кемнедер аклап, кемнедер гаепләп, бу ананың балалары ни өчен шундый рәхмәтсез булып үскәнен аңларга тырышып.
Бу очрашудан соң туган фикерләр:
Мондый хәлләр һәр гаиләдә үк булмаса да, күпләрнең тормышында очрый
Кулланучылар заманында бу тема аеруча актуаль. Без һәркайсыбыз үз мәшәкатьләребез белән чабабыз, ә чынлыкта тормыш кыйммәтләре бөтенләй башкада
Монда аерым гаеплеләр дә, аерым яхшылар да юк — геройлар барысы да бер дәрәҗәдә “биноват”
Артык яхшы ана булу да начар икән
Инсаф ролен башкарган Алмаз Фәтхуллин премьераның икенче көнендә әнисе биргән даруларны өстәлдә калдыра (күрәсең, үзен тамашачы алдында акларга тырышып)
Ислам һәм Расиха рольләрен башкарган Ирек Хафизов һәм Гөлчәчәк Хафизова бу көннәрдә тамашачылардан үз адресларына карата шактый кискен сүзләр ишеткән
Режиссер бүгенге көндә мондый хәлләргә ышанмыйча, картлар йорты белән элемтәгә чыгып, чыннан да балалы ата-аналарның да анда эләгүен ачыклаган
Максуд белән Саймә рольләрен башкарган Ренат Шәмсетдинов һәм Лилия Мәхмүтова тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде. Мишәр акценты белән сөйләгән Саймә үзенең турылыгы, эчкерсезлеге һәм төртмәле сүзләре белән аерылып торды
Мондый очрашулар иҗат төркемен илһамландыра, башкарылган эшнең никадәр мөһим булуын тагын бер кат раслый ❤️