Кадерле тамашачылар!
Иртәгә сезне кичке спектакль гына түгел, ә сәхнә остасының иҗатына багышланган җылы очрашу көтә.
Тинчурин театры сәхнәсендә, Гүзәл Гарәпшинага 60 яшь уңаеннан, «Яратам! Бетте-китте!» бенефис-спектакле тәкъдим ителә.
❤️ Бу спектакль —
тормышның төрле төсләрен чагылдырган хисле тарих,
еллар буе җыелган иҗат тәҗрибәсенең нәтиҗәсе,
тамашачы күңеленә үтеп керә торган ихлас уен.
Гүзәл Гарәпшина — сәхнәдә дистәләрчә онытылмас образлар тудырган, тамашачы мәхәббәтен яулаган артист. Аның һәр роле — аерым бер дөнья, аерым язмыш 🎭
Сәнгать белән бер дулкында булыйк!