🎭 ЙОШКАР-ОЛАДА ГАСТРОЛЬЛӘР ТӘМАМЛАНДЫ: ӨЧ КӨН, ӨЧ СПЕКТАКЛЬ, МЕҢЛӘГӘН ХИСЛӘР
2026 елның 8-10 апрелендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Марий Эл Республикасы башкаласында зур гастрольләрдә булды. Өч көн, өч төрле спектакль – һәм һәрберсе йошкар-олалыларның күңелендә үз урынын тапты.
❤️ РӘХМӘТ, ЙОШКАР-ОЛА!
Өч көн бер мизгел кебек үтеп китте. Без тамашачыларга – янып торган күзләре, чын хисләре, көлүләре һәм елаулары өчен; М. Шкетан исемендәге Мари милли драма театры хезмәткәрләренә – кунакчыллыклары, һөнәри осталыклары һәм сәхнә артындагы җылы атмосфера өчен; Марий Эл Республикасы татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясенә – гастрольләрне оештырудагы ярдәмнәре, матур күңел ачу программасы һәм сый-нигъмәтләре өчен рәхмәтлебез.
Йөрәк җылыгызның бер өлешен үзебез белән алып китәбез һәм безне дә истә калдыруыгызны өмет итәбез. Гастрольләр тәмамланды, ләкин театр эше дәвам итә. Көтегез – без, әлбәттә, яңадан килербез! 🎭
✨ Ә әлегә – Яр Чаллыдагы спектакльләребездә очрашуларга кадәр!
________
🎭 ГАСТРОЛИ В ЙОШКАР-ОЛЕ ЗАВЕРШЕНЫ: ТРИ ДНЯ, ТРИ СПЕКТАКЛЯ, МОРЕ ЭМОЦИЙ
С 8 по 10 апреля 2026 года Набережночелнинский татарский драматический театр имени Аяза Гилязова с большими гастролями гостил в столице Республики Марий Эл. Три дня, три совершенно разных спектакля – и каждый нашёл свой отклик в сердцах йошкар-олинцев.
❤️ СПАСИБО, ЙОШКАР-ОЛА!
Три дня пролетели как одно мгновение. Мы благодарим зрителей – за горящие глаза, искренние эмоции, смех и слёзы; коллег из Марийского национального театра драмы имени М. Шкетана – за гостеприимство, профессионализм и тёплую атмосферу за кулисами; Региональную национально-культурную автономию татар Республики Марий Эл – за помощь в организации гастролей, замечательную развлекательную программу и угощения.
Мы увозим с собой частичку вашего тепла и надеемся, что и вы запомнили нас. Гастроли закончились, но работа театра продолжается. Ждите нас снова – мы обязательно вернёмся! 🎭
✨ А пока – до новых встреч на наших спектаклях в Набережных Челнах!
#ТеатрГилязова #Гастроли2026 #ЙошкарОла #МолодыеСердца #ЗолотаяШашка #Дети41го #ТеатрШкетана #СпасибоЗритель #ТатарскоеИскусство #КультураОбъединяет