Аның тамырлары морзалар нәселенә барып тоташа. Казанда туган егет гаиләдә кечкенәдән милли тәрбия ала, музыкага гашыйк була. Шуңадырмы, юлын медицина белән бәйләргә карар кылса да, язмышы аны барыбер серле театр дөньясына алып килә. Үзенчәлекле артист булуы белән беррәттән ул чын ир-егет: аз сүзле, сабыр, максатчан.
Хөрмәтле, Айрат Рифкать улы!😍
Күңелегездә йөрткән иң якты хыялларыгыз тормышка ашсын, максатларыгыз нәтиҗәсе белән сөендерсен! Саулык, иминлек, күңел тынычлыгы һәм бәхет телибез!
Туган көнегез белән!