🎭Рөстәм Миңнехановның "Алтын битлек" бүләге Камал театрына тапшырылды
Бүген, "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакле премьерасы алдыннан, Камал театрының Зур сәхнәсендә Рөстәм Миңнехановның "Алтын битлек" бүләген театрга тапшыру тантанасы узды.
Исегезгә төшерәбез, 2024–2025 елгы сезон йомгаклары буенча, Россия Театр эшлеклеләре берлеге Секретариаты карары белән Рөстәм Нургалиевичка "Россия театр сәнгатенә ярдәм күрсәткәне өчен" "Алтын битлек" премиясе тапшырылды.
Бу инде театрда сакланучы дүртенче "Алтын битлек". Тамашачылар шулай ук театрда Россия һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдиновның ("Театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен") һәм "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр." спектакленең ("Иң яхшы спектакль. Драма театры", "Иң яхшы костюмнар буенча рәссам эше") "Алтын битлек"ләрен дә күрә ала.
🎭ЗОЛОТУЮ МАСКУ РУСТАМА МИННИХАНОВА ПЕРЕДАЛИ ТЕАТРУ КАМАЛА
Сегодня, перед премьерным показом "Старика из деревни Альдермеш", на Большой сцене театра Камала состоялась торжественная церемония передачи "Золотой маски" Рустама Минниханова.
Напомним, что по итогам сезона 2024–2025 годов решением Секретариата СТД РФ было принято решение о присуждении Рустаму Нургалиевичу специальной премии «Золотая маска» «За поддержку театрального искусства России».
Это уже 4 маска, которая хранится в театре. Зрители также могут увидеть "Золотые маски" народного артиста России и Татарстана Рината Тазетдинова ("За выдающийся вклад в развитие театрального искусства"), спектакля "Муть. Мухаджиры" ("Лучший спектакль. Драматический театр", "Лучшая работа художника по костюмам").