✨ Күптән түгел Нуриман районында аеруча җылы һәм иҗади рухлы очрашу узды. Биредә Сәвия Сираева исемендәге һәвәскәр театрлар фестивале үтте.
Безнең театрның горурлыгы, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Резида Фәхруллина, жюри әгъзасы сыйфатында чыгыш ясап, фестивальдә катнашучыларның чыгышларын бәяләде. Иң зур бүләк булып барлык катнашучылар өчен фестивальгә исем биргән Башкортстан һәм Татарстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты Сәвия Гыймадлислам кызы Сираеваның килүе булды. Ул барлык катнашучыларга аларның хезмәте, таланты һәм театр сәнгатенә тугрылыгы өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.
Без легендар актрисаның якташларына туган ягында, Нуриман районында, аның мирасына шундый зур хөрмәт күрсәтүләренә һәм сәнгатькә, театрга мәхәббәт тәрбияләүләренә бик рәхмәтлебез! ❤
_____________________________
✨ В Нуримановском районе состоялось значимое культурное событие — фестиваль любительских театров, носящий имя легендарной актрисы Савии Сираевой.
Гордость нашего театра, народная артистка Башкортостана и Татарстана Резеда Фахруллина, выступила в роли жюри, оценивая выступления участников фестиваля. Главным сюрпризом и подарком для всех присутствующих стал визит Савии Гимадлисламовны Сираевой — народной артистки Башкортостана и Татарстана, заслуженной артистки Российской Федерации, чьё имя носит фестиваль. Она выразила искреннюю благодарность всем участникам за их труд, талант и преданность театру.
Мы гордимся и очень рады, что на Родине легендарной актрисы, в Нуримановском районе, с таким уважением относятся к её наследию и прививают землякам любовь к искусству и театру. Сохранить эту традицию — бесценно. ❤