Тинчурин театры премьерага әзерләнә 🎭
📅10–11 апрель
“Әни килде”
Әсәр моңа кадәр дә Тинчурин сәхнәсендә куелган иде: 1988 елда аны режиссер Марсель Сәлимҗанов “Әниемнең ак күлмәге” исеме белән сәхнәләштерде.
Исламия Мәхмүтова истәлекләреннән:
"Омскида гастрольләрдә булганда, «әниегезнең хәле авыр» дигән хәбәр килде. Ул вакытта мин Шәриф Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» спектаклендә ана ролен башкардым. Шул хәбәрне ишеткәч тә, сәхнәгә чыктым. Спектакльдә улым биргән чәчәкләрне иснәп, «Әрем исе килә, авылны сагындым», – диюем булды, еларга тотындым. Үз-үземне тыя алмыйм гына бит. Хәтта пәрдәне ябарга туры килде. Нәкъ шул вакытта әнием үлгән булган икән. Икенче көнне үк авылга кайтып киттем. Әле әнинең үлгән хәбәрен белмим, ашыгам. Омскидан Чаллыдагы Бегишев аэропортына төштем. Бер таныш булмаган абый, Чаллыдан Әлкигә кадәр алып кайтып куям, диде. Бер тиен акча да алмады ул миннән, шундый изге җанлы кешеләр дә бар бит инде. Авылга җитәрәк «Белорусь» белән күрше малае очрады, авылга кадәр ул алып кайтты. Шунда әни исәнме-юкмы дип сорарга куркам. «Ничек соң әни?» – дип куйдым кыяр-кыймас. «Исламия апа, әниегезне кичә күмеп кайттык бит инде», – диде ул. Шуннан кадәр кайтып, әнине күрә алмыйча калу бик авыр булды миңа."
🎟️Билет алырга
https://tinchurinteatr.ru/repertoire/mama-priehala-1772722973/