Артистларыбыз – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә!✨
Кичә, 2 апрель көнне, бөек татар классигы Габдулла Тукайның тууына 140 еллыгы уңаеннан оештырылган Бөтенроссия фәнни конференциянең пленар утырышы булып узды.
Әлеге чарада Татарстанның атказанган артистлары, Г. Кариев театры актерлары Алсу Фәйзуллина һәм Гөлназ Вафина «Зәйтүнәкәй» спектакленнән өзек күрсәттеләр!☺️
Бу чыгыш пленар утырышка аерым бер ямь өстәп җибәрде дисәк, бер дә ялгыш булмас❤️