💥 30-31 март көннәрендә эш сәфәре белән театр директоры Фирзәт Габидуллин, әдәби-драматургия бүлеге җитәкчесе Гөлнур Заһидуллина һәм реклама-мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Алинә Сабитова Казанга килделәр.
📻 Сәфәр программасы әһәмиятле чараларга бай: театр вәкилләре радио-телевидениедә туры эфирларда, телетапшырулар төшерүдә катнашалар, шулай ук татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашалар. Болар барысы да - «Нур» театрының 14-19 апрель көннәрендә Камал театры сәхнәсендә узачак гастрольләренә әзерлек кысаларында.
Шулай ук бүген, 31 мартта, 14:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында рәсми матбугат конференциясе узачак. «Нур» театры вәкилләре гастрольләр программасы һәм вакыйганың нечкәлекләре турында сөйләү өчен журналистлар белән очрашачак.
«Нур» театры гастрольләре ике төбәкнең мәдәни тормышында мөһим вакыйга булырга вәгъдә итә. Яңалыкларны күзәтегеп барыгыз! 🙌🏻💚
______________________________________
💥 30-31 марта в столице Татарстана с рабочим визитом находятся директор театра Фирзат Габидуллин, руководитель литературно-драматургического отдела Гульнур Загидуллина и руководитель рекламно-информационного отдела Алина Сабитова.
📻 Программа поездки насыщена значимыми мероприятиями: представители театра принимают участие в прямых эфирах, съемках телепередач, а также встречаются с представителями татарской общественности. Все это — в рамках подготовки к предстоящим гастролям театра «Нур», которые пройдут на сцене Камаловского театра с 14 по 19 апреля.
Также сегодня, 31 марта, в 14:00 в ТГАТ им. Г. Камала состоится официальная пресс-конференция. Представители театра «Нур» встретятся с журналистами, чтобы подробно рассказать о гастрольной программе и ключевых событиях предстоящего значимого события для культурного мира Уфы и Казани.
Гастроли театра «Нур» обещют стать важной вехой в культурной жизни двух регионов. Следите за новостями! 🙌🏻💚