Ул - театрыбыз оркестры концертларының режиссеры, сценарий авторы. Музыкантларны берләштерү, гармония тудыру һәм музыка аша эмоцияләрне җиткерү зур талант тәлап итә. Күңелендә якты моң, матурлык яшәгәннәр генә моны башкарып чыга ала.
Кадерле Альбина!🌸
Иҗат чишмәгез саекмасын, музыка сезгә һәрчак илһам һәм яңа ачышлар чыганагы булсын. Һәр эшегез уңышы белән сөендерсен, күңел кәнәгатьлелеге китерсен. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз!