Ул елмайганда аның иреннәре генә түгел, күзләре дә елмая. Ул күзләрдә тормышка, кешеләргә, якыннарына һәм театрга булган чиксез мәхәббәт чагыла. Һәр эше, һәр роле, һәр хезмәтеннән дә мәхәббәт, җылылык һәм энергия бөркелә аның. Шуның белән ул яраттыра, үзенә тарта.
Кадерле Ләйсән Нәүфәл кызы!🌸
Тормышыгызның һәр мизгеле кояшлы, якты булсын! Хыялларыгыз тормышка ашсын, юлларыгыз һәрвакыт максатларыгызга илтсен! Сау-сәламәт, бәхетле булыгыз!
Туган көнегез белән!💗