✨31 март - театрыбызның артисты Айсылу Нуруллинаның туган көне!
Ул узган сезонда безнең театр труппасына килеп кушылды да, беренче көннән үк зур гаиләбезнең бер өлешенә әверелде. Шушы кыска гына вакыт эчендә ул моңлы тавышы, харизмасы, киң күңеле, дөньяга ачык йөзе белән яңа коллегаларын да, тамашачыларыбызны да үзенә гашыйк итеп өлгерде.
Кадерле Айсылу!💖
Без сиңа якты киләчәк, зур уңышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр телибез! Хыялларың тормышка ашсын, һәр көнең мәгънә белән тулы булсын! Театр дигән могжизалар дөньясында якты юл ярырга язсын!
Туган көнең белән!