💫 5 февральдә Татарстанның башкаласы Казанда «Җәлил укулары»VIII Халыкара әдәби конкурсының Гала-концерты булып узды. Чарада Россиянең 39 төбәгеннән һәм чит илләрдән (Әзербайҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан) килгән 40 меңнән артык конкурсант катнашты. Шигырьләре 26 төрле телдә яңгырады. Жюри иң яхшы 112 башкаручыны сайлап алды.
Аеруча игътибарны Уфа «Нур» татар дәүләт театры артистлары Гөлназ Мөхәммәдиева, Вилдан Мисбахов, Лина Ганиева, Гөлназ Кашапова, Руслан Хисаметдинов җәлеп итте. Алар Муса Җәлилнең “Ышанма” шигыренә театрның хормейстеры, композитор Афәрим Акчурин иҗат иткән җырны җырлап, беренче урынны яуладылар. Шулай ук «Нур» балалар студиясендә тәрбияләнүче Сәмия Галиева (педагоглары – А. Юлъякшина, Г. Мөхәммәдиева) «Муса Җәлил татар телендә» номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат дипломын алды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗатта яңа үрләр телибез! 👏
-----------------------------------------------------
💫 15 февраля в столице Татарстана прошел Гала-концерт VIII Международного литературного конкурса чтецов «Джалиловские чтения». В мероприятии приняли участие свыше 40 тысяч конкурсантов, представляющих 39 регионов России и зарубежные государства (Азербайджан, Болгария, Казахстан, Узбекистан, Кыргызстан, Таджикистан). Стихотворения прозвучали на 26 разных языках. Жюри выбрало 112 лучших исполнителей.
Особое внимание привлекла команда артистов Уфимского театра «Нур»: Гульназ Мухаммадиева, Вильдан Мисбахов, Лина Ганиева, Гульназ Кашапова, Руслан Хисамутдинов. Они спели песню хормейстера театра, композитора Афарима Акчурина на стихи Мусы Джалиля и завоевали первое место. Также, воспитанница детской студии «Нур» Самия Галиева (педагоги – А. Юльякшина, Г. Мухаммадиева) получила диплом лауреата третьей степени в номинации «Муса Джалиль на татарском». Поздравляем всех победителей и желаем новых высот в творчестве! 👏