💥 Кичә, 17 февральдә, театрыбыз артистлары Рәсимә Гайфуллина, Вилдан Мисбахов һәм Гөлназ Биктимерова Башкортстан Язучылар берлегенең «Сәхипҗамал» татар хатын-кызлары иҗтимагый берләшмәсе белән берлектә оештырган «Йөрәктән-йөрәккә» әдәби кичәсендә катнаштылар.
Чара Мөнир Вафин һәм Рәсим Рәхмәтуллин иҗатына багышланган иде. Артистлар авторларның тирән эчтәлекле шигырь юлларын сәнгатьле итеп укыды, тыңлаучыларның йөрәкләрендә ихлас күңелдән кайтаваз уятты.
📜 Шагыйрьләрнең иҗатын популярлаштыруга керткән өлешләре өчен артистларыбыз Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
💥 Вчера, 17 февраля, артисты нашего театра — Расима Гайфуллина, Вильдан Мисбахов и Гульназ Биктимерова приняли участие в литературном вечере «От сердца – к сердцу», организованном Союзом писателей Республики Башкортостан вместе с общественным объединением татарских женщин Башкортостана «Сахипжамал».
Вечер был посвящен творчеству поэтов — Мунира Вафина и Расима Рахматуллина. Артисты выразительно прочитали проникновенные строки стихов авторов, вызвав искренний отклик в сердцах слушателей.
📜 За вклад в популяризацию творчества поэтов наши артисты были отмечены благодарственными письмами и памятными подарками.