«Яңа татар пьесасы – 2025» лабораториясе кысаларында язылган пьесаларны уку эстафетасын Габдулла Кариев театры кабул итә! 📖
Киләсе укыласы пьеса – Рәдиф Кашаповның «Минем әтием – пеликан» һәм Мәликә Фатыйхованың «Перевоспитаниегә, типо?» әсәрләре. Аларны Габдулла Кариев театры актерлары укыячак.
⏱ Кайчан: 19 февраль, 16:00
📌Кайда: Габдулла Кариев театрының зур залында
🆓 Керү ирекле, регистрация аша: https://forms.yandex.ru/u/6982e726d046889ff01365bb.