Бүген герой-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел ✨
Халкыбыз күңелендә аның кебек батырлар мәңге яшәр. Үз үрнәге белән ул, кыенлыкларга карамастан, иҗат утын сүндермәскә, яшәү дәртен югалтмаска өйрәтә. Шигырьләрендә батырлык та, курку да, аяныч та, шатлык та, мәхәббәт һәм нәфрәт тә гәүдәләнә. Иҗаты – безнең өчен зур дәрес һәм тәҗрибә.
Шигырьдәге шушы юллардай озак яшә, Муса:
«Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма!»