БЕЗ СЕЗГӘ ҮЛЕП ГАШЫЙК!😍
Театр - ул мәхәббәт иле, гашыйклар дөньясы! Сәхнәдәге мәхәббәт белән сугарылган спектакльләр, сөю утында янучы персонажлар, үз һөнәренә чиксез гашыйк, артистлар һәм, әлбәттә инде, театр белән тамашачы арасындагы мәңгелек мәхәббәт! Сөекле тамашачыбыз, Сезгә булган мәхәббәтебез таш кыяларны җимерә алырдай көчле, чиксез күкләр сыман мәңгелек. Сезнең белән һәрбер очрашу - иң бөек бәхет! Сезнең җылыгызны тоеп яшәү - мәхәббәтебезгә җавап булып яңгырый! Без Сезне яратабыз! Гашыйклар көне белән! Арадагы мәхәббәт беркайчан да сүнмәсен! Һәр гашыйк парга - мәңгелек мәхәббәт телибез!!!