Зур гастрольләр: безнең театр Йошкар-Олага бара! ✨️✨️✨️
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры 2026 елның апрелендә «Зур гастрольләр» дип исемләнгән масштаблы федераль проектта катнашачагын горурлык белән игълан итә. Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы чакыруы буенча һәм төбәкләр арасындагы алмашу программасы кысаларында, без иң яхшы спектакльләребез белән Мари Республикасы башкаласы Йошкар-Олага юл тотачакбыз.
Йошкар-Ола тамашачысына иҗади программабызны тәкъдим итү – безнең өчен зур хөрмәт. Без тамашачыларыбыз яраткан һәм коллективның визит карточкасына әйләнгән спектакльләрне алып барабыз: Ф.Бурнашның «Яшь йөрәкләр» музыкаль комедиясе һәм ике драма – Н.Яһудин, А.Әхмәтгалиеваның «Алтын алка» һәм М.Мәһдиевның «Без – 41 нче ел балалары». Репертуарыбызның төрле буын, фикер һәм мәдәният кешеләрен берләштерүе белән горурланабыз – һәркем үз күңеленә хуш килгән спектакльне табар.
Гастрольләр М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры сәхнәсендә узачак. Төгәл көннәр һәм программа өстәмә рәвештә игълан ителәчәк. Билетлар сатыла башлану турында беренчеләрдән булып белү өчен, рәсми сайтта һәм социаль челтәрләрдәге яңалыкларыбызны күзәтеп барыгыз. Соңгы мәгълүматлардан хәбәрдар булыр өчен безнең Вконтакте битенә язылыгыз https://vk.com/app5898182_-101354728#s=3477418
_____
Большие гастроли: наш театр едет в Йошкар-Олу! ✨️✨️✨️
Набережночелнинский государственный татарский драматический театр имени Аяза Гилязова с гордостью объявляет о том, что в апреле 2026 года мы станем участниками масштабного федерального проекта «Большие гастроли». По приглашению Министерства культуры Российской Федерации и в рамках программы обмена между регионами, мы отправимся со своими лучшими спектаклями в столицу Республики Марий Эл – прекрасный город – Йошкар-Олу.
Для нас большая честь представить нашу творческую программу взыскательной и теплой публике Йошкар-Олы. Мы везем спектакли, которые уже полюбились нашим зрителям и стали визитной карточкой коллектива: музыкальную комедию «Яшь йөрәкләр» («Молодые сердца») Ф.Бурнаша и две драмы – «Алтын алка» («Золотая шашка») Н.Ягудина, А.Ахметгалиевой и «Без – 41нче ел балалары» («Дети 41-го») М.Магдеева. Мы гордимся тем, что наш репертуар объединяет зрителей разных поколений, взглядов и культур – каждый найдёт спектакль по душе.
Гастроли пройдут на сцене Марийского национального театра драмы им. М. Шкетана. Точные даты, расписание и программа будут объявлены дополнительно. Следите за нашими новостями на официальном сайте и в социальных сетях, чтобы первыми узнать о старте продажи билетов в Йошкар-Оле. Подпишитесь на нашу рассылку, чтобы быть в курсе https://vk.com/app5898182_-101354728#s=3477418