Премьерадан соң медиашәхесләрне җыеп сөйләшү безнең матур традициягә әйләнде. Бүген без үзебезне артык мактамыйча, барлык «әмма»ларны бергә туплап күрсәтергә булдык.
Энҗе Шәйхетдинова, журналист
”Спектакль ошады… әмма хәзер мин Тинчурин театрына премьера карарга дип түгел, ә Айдар Җаббаров безне тагын ниләр белән шаккатырыр икән дигән уй белән киләм.”
Нур Алиев, журналист
”Спектакль ошады… Әмма бу, һичшиксез, ир-атлар спектакле дип сөйләштек, шуңа сәхнәдән ГАЗ-51, «Урал» кебек машиналарның көпчәкләрен күрәсе килде, чын мәгънәсендә, ирләрчә булсын диеп, ә сәхнәдә заманча йөк машиналарныкы иде.”
Рузилә Мөхәммәтова, журналист
”Спектакль ошады… Әмма бөтен кешене үзенә каратыр өчен Ильяс ролендәге Зөлфәт Закировка 2 сәгать тырышырга кирәк булды, ә соңгы монологы белән Рөстәм Гайзуллин моңа 20 минут эчендә иреште :)”
Зөлфәт Зиннуров, журналист, блогер
”Спектакль ошады… Әмма гримерның сәхнәгә чыгып мыек ябыштыруы нигә кирәк иде? Вакыт узганы болай да аңлашыла бит.”
Ләйлә Лерон, блогер
”Спектакль ошады… Әмма бер секунд та еламадым, чөнки мин шулкадәр Әсәл өчен шат идем. Неужели ул моннан китә дә кире кайтмый инде?..”
Фәнис Мөсәгыйтов, Тинчурин театры директоры
”Әмма сезгә гади генә күренгән декорацияләрнең авырлыгын белсәгез иде — берсе 250 кг. Аларны бөтен Яңа ел бәйрәмнәрендә эшләтү генә ни тора!”
Айдар Җаббаров, Тинчурин театры баш режиссеры
”Әмма монтаж бик күп әйберне үзгәртә ала — кинода да, театрда да. Мәсәлән, күз алдыгызга китерегез: беренче кадрда бабай нәрсәдер күрә, икенче кадрда — чирәмдә уйнаган кечкенә балалар. Өченче кадрда бабай елмая. Нинди нәтиҗә ясыйбыз? Бу бик юмарт, мөләем бабай.
Шул ук бабай каядыр карый һәм елмая. Әмма икенче кадр урынына кыска итәкле кызны кертеп җибәрәбез. Һәм аңа караган бабай шундук бөтенләй башка образда килеп баса.”