«Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект»
Яңа музыкаль-мультимедиа перформансын беренчеләрдән булып күреп калырга тырышыгыз.
Айдар Җаббаров куйган «Казанга Тукай кайткан»спектакленең приквеле ул.
Ясалма интеллект белән тудырылган анимацион фильм яшь Тукайның «Исемдә калганнар» да язылган истәлекләрен — ятимлек, мохтаҗлык, балачак сагышы һәм өмет белән сугарылган дулкынландыргыч, бер үк вакытта кырыс һәм тетрәндергеч тарихын тасвирлый. Персонажлар тамашачылар күз алдында җанлана: артистлар аларны шул мизгелдә үк тавышландыралар, чын анимациянең барлык законнары буенча тере дубляж башкаралар. Һәм боларның барысы да оркестр уены белән бергә үрелеп бара.
🎟29 гыйнвар 13.00: https://tinchurinteatr.ru/shows/