💜Аның бер карашыннан гына да чын егетлек бөркелә. Көр тавышы, акылы, сәхнәдәге үзенә генә хас энергетикасы белән ул беренче минуттан ук һәркемне гашыйк итә! "Егет кенә түгел, бөркет", - дип нәкъ менә аның кебекләр турында әйтәләрдер...
Кадерле, Алмаз!
Тормыш сине һәрвакыт көтелмәгән бәхетләре белән сөендерсен, максат-хыялларың тормышка ашсын! Кабатланмас талантың белән тагын бик күп гениаль образлар тудырырга, иҗатыңнан үзеңә дә бары тик рухи кәнәгатьлек кенә алырга язсын!