Бүген истәлекле көн: моннан нәкъ 39 ел элек Татарстан, 1 театр бинасы төзелеп бетә. Бинаны Совет чорның соңгы елларында төзегәннәр: төзелеш якынча 1980 еллар башыннан алып 1986 елга кадәр дәвам итә.
Архитектурасы совет «модернизм» һәм «брутализм» стильләренең үзенчәлекләрен чагылдыра. Кабан күле буенда урнашкан бина «шәһәрдәге кораб» кебек тәэсирле һәм үзенчәлекле образ тудыра.
Ә инде иртәгә — Тинчурин театрының туган көне. Менә шундый очраклы туры килү (ә бәлки очраклы түгелдер): бина белән театр туган көннәре янәшә билгеләнә.