💚Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур тәүге хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында бүген баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына.
Барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез!Укучыларыгызның рәхмәтен һәм хөрмәтен тоеп яшәгез, сау-саләмәт булыгыз!